Муравейник 🐜🐜🐜тортын🍰🍰🍰мин гел шушы рецепт белән пешерәм: ...
"Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы писүк салам. Әкрен генә болгата-болгата писүкне эретеп бетерәм. Писүкле май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткыч ( разрыхлитель ) өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам.
Кремын болай ясыйм: бер банка вареная сгущенкага 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга.
Аннары вакланган печеньеләрне кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән шоколад белән бизәгәннәрен дә дә күргән бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ошый, шуңадырмы, шоколад белән эксперимент ясап караганым юк." Рецепт Венера Мәҗитованыкы, шәп рецепт Бу!
Гөлүсә